Район турында

 

Район үзәге: Балык Бистәсе поселогы

Территориясе: 2041,4 кв.км

Халык саны: 28,0 мең кеше

 

 

Муниципаль берәмлек башлыгы:

422650 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп, Ленин урамы,48

Тел: (8-84361) 2-25-20, 2-21-13; факс: (8-84361) 2-30-12

E-mail: baiyk-bistage@tatar.ru

 

Районны сурәтләү

 

 Район 1927 елның 14 февралендә төзелә, Чулман елгасының уң ярында урнашкан.

   Район Лаеш, Питрәч, Теләче, Саба, Мамадыш, Чистай һәм Алексеевск районнары белән чиктәш. Район территориясе буенча Казан-Яр Чаллы, Казан-Оренбург юллары үтә.

   Территориясе  2041,4 кв.км , авыл хуҗалыгы җирләре 1181,1 кв.км.

   Район   территориясендә 1 шәһәр һәм 27 авыл җирлеге, 76 торак пункт бар. Балык Бистәсе  муниципаль районы  администрациясе район үзәгендә һәм  Казаннан 96 км ераклыкта урнашкан.

   Авыл хуҗалыгында терлекчелек, үсемлекчелек алга киткән; кырларында арпа, арыш, кукуруз, солы, борчак игелә.

 

  Халык саны буенча 1.01.2011 елга 27833 кеше исәпләнгән. Милли состав: татарлар-78,5%, руслар-20 %, башка милләтләр-1,5%.

 

  Промышленность

 

  Районда 4 предприятие эшчәнлек алып бара: филиал ОАО “Вамин Татарстан” Балык Бистәсе сөт-май комбинаты”, ПО “Кама плюс”, ООО “Круг”, ООО “Стройкерамика”

 

 

 

 

Авыл хуҗалыгы

 

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төп максаты - халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү. Балык Бистәсе  муниципаль районының чәчүлек  җирләре 84,6 мең гектар тәшкил итә. Районда 19 эре һәм урта эшмәкәрлек, 77 крестьян-фермер хуҗалыгы, 9704 шәхси хуҗалык бар. 5 эре инвестор уңышлы эшләп килә: ОАО “Вамин Татарстан”, ОАО “Кызыл Шәрыкъ-Агро”, ЗАО “Кулон”, ГУП “Раөин”,ООО “Саба Агро”.

   2011 елның 1 июленә 12298 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулардан 3500 баш сыер, 10266 баш дуңгыз, 1144 баш сарык, 355 баш ат. Шәхси хуҗалыкларда 7003 баш эре терлек: 3099 баш сыер, 635 баш дуңгыз, 7260 баш сарык асрала.

   2011 елның беренче яртыеллыгына авыл хуҗалыгын үстерү программасы буенча гражданнарга шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен кредитлар бирелде.

  Халыкны эш белән тәэмин итү уңышлы алып барыла. 6 ай эчендә 33 кеше үз эшен ачып җибәрде, 185 кеше башка эшләргә җибәрелде.

 

Белем бирү

 

Районда 36 мәктәп, Балык Бистәсе 85 нче номерлы лицей исәпләнә.

 

Мәдәният

 

Районда 1 Мәдәният йорты һәм 48 клуб эшчәнлек алып бара.

 

 

 

 

 

 

 

 

Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр

 

Район геральдикасы

 

Идарә органнары

Соңгы яңарту: 2023 елның 28 феврале, 23:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International