Балык Бистәсе кызы Ильвена җиңү белән кайтты

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

 “Ай – яй – яй, ай – яй – яй,

    Татар кызлары матур!”, - дип, җырда җырланганча, 20 нче сентябрь көнне Халыкара “Татар кызы – 2017” бәйгесенең Татарстан буенча булган финал өлешен тамаша кылырга килгән һәркем, сәхнәне бизәп, милли киемнәрдән басып торган чын татар кызларының чибәрлегенә сокланмый калмагандыр, мөгаен. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  тарафыннан уздырылып килүче чара Апас, Теләче, Лаеш, Алабуга, Чистай, Зәй, Чирмешән, Азнакай, Чаллы, Сарман районнарыннан килгән милли киемле, чиста татар телле, зональ турларда җиңеп чыккан 11 кызны бер сәхнәгә җыйды. Шулар арасында безнең якташыбыз, Югары Тегермәнлек авылы кызы Ильвена Кәримова да бар иде.

    Әлеге күркәм чара Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтте. Шыгрым тулы залны кичәнең алып баручылары – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Гәрәев һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәләхова үзләренең җор теллелекләре, чыгышлары белән  җанландырып тордылар.

   Финал ярышлары өч турда үтте. Беренче турда кызлар үзләре иҗат иткән шигырьләр һәм видеопрезентация рәвешендә үзләре белән таныштырдылар. Икенче өлеш иҗади булып, кызларга төрле яктан үз һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек тудырылган иде. Әлеге өлештә кызлар җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Өченче тур исә оештыручылар тарафыннан театральләштереп тәкъдим ителде. Биредә Шаһзадә ( әлеге рольне артист һәм журналист  Идел Кыямов башкарды) кызларны Татарстан һәм татар тарихына кагылышлы сораулар биреп, зирәклектә сынап, үзенә кәләш сайлады. Бәйгенең бу өлешендә дә кызлар һич югалып калмыйча, үзләренә бирелгән сорауларга дөрес һәм тулы җавап бирделәр.

   Әлеге күркәм чара “КАЗАН” бию ансамбле коллективының дәртле биюләре, “Казан егетләре” төркеме, Татарстанны халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов һәм Асылъярның матур җырлары белән үрелеп барды.

   Кызларның гүзәллеген һәм сәләтләрен Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри әгъзалары - Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин, Татарстан Республикасының халык артисты, «KАЗАН» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова, «Зө-Ләй-Лә» триосы солисты  Ләйсән Закирова, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинга берсеннән – берсе чибәр, оста кызлар арасыннан “Татар кызы – 2017” исеменә лаеклысын сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр. Финалда катнашкан кызларны мәртәбәле жюри “Иң камил кыз”, “Иң зирәк кыз”, “Иң сөйкемле кыз”, “Иң нәзәкатьле кыз”, “Иң гүзәл кыз”, “Иң илһамлы кыз”, “Иң серле кыз”, “Иң нурлы йөзле кыз”, “Иң сәләтле кыз”, “Иң җитез кыз”, “Иң тырыш кыз” номинацияләрендә бүләкләде. Аларның һәммәсенә дә дипломнар, бүләкләр һәм көмеш бизәнү әйберләре тапшырылды.

    Бәйгене тамаша кылырга Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Чиләбе өлкәсендә “Татар кызы” бәйгесен гамәлгә куючы Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров килгән иде. Агымдагы елның октябрендә Татарстан данын Уфада яклаячак “Татар кызы – 2017” титулына ия булган кызны игълан итү бәхете Ренат Закировка елмайды. Бәйгенең җиңүчесе итеп Чирмешән районының Кармышлы авылы кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының 2 нче курс студенты, булачак финансист Гөлназ Гатина билгеләнде. Аңа бүгенге бәйрәмнең истәлеге итеп танылган дизайнер Луиза Фәсхетдинованың калфагы тапшырылды.

   “Иң җитез кыз” номинациясендә җиңү яулаган якташыбыз Ильвена Кәримованың да сөенеч, бәхет хисләре чиктән ашкан иде бу көнне. Сәхнә артында “Әлеге бәйгегә ничек килеп эләктең? Әзерләнгән вакытта нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?” – дип кызыксынасы иттем үзеннән.

   -Әлеге бәйгедә үз көчемне сынап карарга миңа район мәдәният йорты директоры, районыбызның “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова тәкъдим итте. Һәм мин бик теләп риза булдым. Бәйгегә әзерләнгән вакытта кызлар белән дуслашып беттек, шәхсән минем өчен кыенлыклар булды дип әйтә алмыйм. Әле хәзер дә мин әлеге бәйгедән алган тәэсирләрдән канатланып йөрим. Хис – кичерешләрне сүз белән аңлатып бетерә торган түгел. Бүгенгесе көндә мин Казан Дәүләт сәнгать институтының 2 нче курсында белем алам, режиссёр һөнәрен үзләштерәм. Киләчәктә дә шушындый зур бәйгеләрдә бик теләп катнашыр идем, - дип, татар кызларына хас тыйнаклык күрсәтеп, фикерләре белән уртаклашты ул.

   “Татар кызы” кебек милләт җанлы, татар рухы белән сугарылган бәйгеләребез белән беррәттән, Ильвена кебек татар булуы белән горурланып яшәүче, кыю, чибәр кызларыбыз күбрәк булсын иде дә, аларның уңышларына сөенеп яшәргә язсын иде.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International