Корноухово авылында “Мәрхәмәтлелек бәйрәме” узды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Яхшылык, изгелек, мәрхәмәтлелек турында күп ишетәбез, күп сөйлибез. Ләкин бу хакта күпме генә сөйләсәк тә, аз булмас кебек. Бигрәк тә үсеп килүче буынны әлеге сүзләрнең асылына төшендерү өлкәннәрнең бер бурычы. Шуларны исәпкә алып, без – Корноухово авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” н да нәкъ тә менә “Теремкәй” балалр бакчасында башлап җибәрдек.

Сабыйлар өчен “Мәрхәмәтлелек бәйрәме” н үткәрдек. Чара барышында балалар төрле уеннарда катнаштылар, яхшылык турында җырлар җырладылар, яхшы һәм начар булган әкият геройларын барладылар, тылсымлы сүзләрне искә төшерделәр. Шулай ук алар өчен начар яки яхшы гамәлләрдән торган төрле ситуацияләр тәкъдим ителде. Балалар әлеге ситуацияләрдә үз – үзләрен тотышлары турында бәян иттеләр. Әлеге чарага Фунтикның яхшылык турындагы җыры нокта куйды. Р. Миңнуллин шигырендәгечә: “ Яхшылыклар эшләү җиңел түгел, ә эшләргә кирәк!”. Шушы хакыйкатьне балаларыбызга сеңдереп яшисе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International