Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

   16 ноябрьдә Олы Әшнәк  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Галеева Рәхимә Бикмулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан,Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хөснетдинова Резедә Әхәт кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман улы  исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International