Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

    2 декабрьдә  Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шәвәлиев Вәли Гали улын  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Низамов Данис Әнәс улыннан,   халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан  яңгырады.

 Балык  Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман улы  исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International