Районның экономик үсеше буенча хисап

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Президенты катнашында узган видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов районның экономик үсеше буенча хисап тотты.

Ул үзенең чыгышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә башкарылган эшләргә, районның якын киләчәктәге перспективасына, инвесторларны җәлеп итү буенча районның стратегик планына тукталды. Докладтан мәгьлүм булганча, алдагы елларда  ярты юлда тукталып калган балык үрчетү заводын төзүне яңа инвестор үз җаваплылыгына алачагы, районда тагын берничә инвесторның җиләк- җимеш, карлыган, җәен балыгы үстерү белән шөгыльләнергә исәп тотуы, инде инвестицияләр кертә башлаганлыгы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International