Россиядә роуминг өчен түләү бетәчәк

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

"Вымпелком", МТС, "Мегафон" август-сентябрь айларында роуминг өчен түләү алуны туктата.

Россиядә телефон операторлары роуминг өчен түләү алуны туктатачак төгәл көннәрне "Ведомости" сайты хәбәр итте.

20 августтан башлап шәһәрара керүче шалтыратулар өчен акча алуны "Вымпелком" туктата. 1 сентябрьдән "Мегафон", МТС операторының 90 проценты өчен роуминг 31 августта, калган 10 проценты өчен 30 сентябрьдә бетәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International