Бердәм кабул итү көне

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

  4 сентябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие – Ышаныч” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә Бердәм  кабул итү Көне узды.

   Прокуратура, суд приставлары хезмәте вәкилләре, Балык Бистәсе  районының  халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие – Ышаныч” дәүләт автоном учреҗдениесенең директоры мөрәҗәгать иткән 8 кешенең сорауларына җавап бирде, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын эзләде.

Алиментлар буенча халыкны  кабул итү көнен киләчәктә һәр айның беренче сишәмбесендә уздырырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International