Балык Бистәсе Котлы Бөкәш мәктәбендә Илгиз Әкъмәлетдинов истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Көрәш татар халкының гореф-гадәтләре арасында аерым урын алып тора.Котлы Бүкәш мәктәбендә авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган егетебез Әкъмәлетдинов Илгиз истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды.

 

Биредә Котлы Бүкәш, Шомбыт,  ДЮСШ, Күгәрчен, Яңа- Арыш, Күки,Масловка,Юлсубинодан килгән мәктәп командалары көч сынашты. Бәйгегә түбәндәге кунаклар килгән иде: Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы,спорт комитеты председателе Шакиров Илназ Зиннәтулла улы. Мондый ярышлар иганәчеләрсез барып чыкмас иде. Һәрбер елны шушы бәйгегә зур бүләкләр белән килгән иганәчеләребезне атап китмичә мөмкин түгел: ПО“Кама” кулланучылар җәмгыятенең җитәкчесе Бариев Раиль Гәптелнәгыйм улы,сыйныфташлары, Сибгатуллин Айрат, Ибәтуллин Айрат, Демидов Иван, Юнусов Ренат, Усманов Илшат, Гыйниятуллин Рамил.

   Менә, ниһаять, татарча көрәш эстафета алды. Бәйге кызганнан-кыза барды. Җанатарларыбыз командалары өчен янып-көеп үзләре көрәшкәндәй хис итеп утырдылар.Һәр кеше профессиональ көрәшче булсын димибез. Көрәшебезгә битарафлар гына булмасын иде. Һәр яшь малай кечкенә чагында көрәш, гомумән, спорт белән шөгыльләнергә тиеш, бу аның характерын тәрбияләячәк, олы тормышка, сынауларга әзерләячәк. Шуны да әйтеп үтик,быел мәктәбебездән башлангычта укучы егетләребез дә катнаштылар. Шуларның барысы да призлы урыннар алдылар.Киләчәктә мәктәбебездә өметле алмашчылар үсә икән дип куанып утырдык.

 Көрәш үзенекен итте дигәндәй, урыннар да үз мәктәпләрен таптылар.  Инде һәр кеше профессиональ көрәшче булсын димим. Араларында берничә ел дәвамында җиңү яулаганнары батырлар шактый иде. Әйе, андыйлар да бар, алар инде акрынап көрәш дөньясында үз урыннарын тапкан, аннан читләшмәс тә, китмәс тә дигән өмет бар. Инде нәтиҗәләргә күз салыйк:

 Жюри әгъзалары киңәшкәннән соң түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыкты:

24 кг үлчәү авырлыгында

I  урын- Гобәев С- Яңа  Арыш

II  урын-Малов Д- Котлы Бүкәш

III урын- Шәймәрданов Г- Котлы Бүкәш

28 кг үлчәү авырлыгында

I  урын- Гайфуллин А- Котлы- Бүкәш

II  урын- Кәримуллин И- Шомбыт

30 кг үлчәү авырлыгында

I  урын- Әлмөхәммәтов  А- Күки

II  урын- Гайсин И-Котлы Бүкәш

III урын-Пулатов А- Балык Бистәсе(ДЮСШ)

 

32 кг үлчәү авырлыгында

I  урын- Гайфуллин  А-Котлы Бүкәш

II  урын-Дубченко Р-Масловка

III урын-Шәкүров А- Балык Бистәсе(ДЮСШ)

36 кг үлчәү авырлыгында

I  урын- Гатиятов Ф-Шомбыт

II  урын-Минебаев И-Күгәрчен

III урын-Вафин Р-Күгәрчен

40 кг үлчәү авырлыгында

I  урын-Ишмәхәммштов Г-Масловка

II  урын-Кәримуллин  А- Шомбыт

III урын-Колесов Д-Балык Бистәсе(ДЮСШ)

45 кг үлчәү авырлыгында

I  урын-Шәкүров А- Балык Бистәсе(ДЮСШ)

II  урын-Гыльметдинов А-Котлы Бүкәш

III урын-Хисмәтов Р-Күгәрчен

50 кг үлчәү авырлыгында

I  урын-Лапин - Балык Бистәсе(ДЮСШ)

II  урын-Шәйхетдинов И-Котлы Бүкәш

III урын- Шәрифуллин Р-Шомбыт

55 кг үлчәү авырлыгында

 

I  урын-Шафиков И-Котлы Бүкәш

 II  урын-Малов Д -Котлы Бүкәш

III урын-Гөбәев С-Яңа Арыш

          60 кг үлчәү авырлыгында

I  урын-Хәсәншин Р -Котлы Бүкәш

 II  урын-Шәмсевәлиев М- Күгәрчен

 III урын-Хәсәнов И-Шомбыт

65 кг үлчәү авырлыгында

 

I  урын-Низамов Ф- Күгәрчен

 II  урын-Шәрәфиев И-Биектау

 III урын-Әхмәтвәлиев С-Яңа Арыш

 

70 кг үлчәү авырлыгында

I  урын-Вилданов И-Күки

 II  урын-Гайфуллин Р- Котлы Бүкәш

 III урын-Галимуллин А- Шомбыт

 

75 кг үлчәү авырлыгында

 

I  урын-Пулатов М- Балык Бистәсе(ДЮСШ)

 II  урын- Казаков М- Котлы Бүкәш

 III урын-Гайфиев Р- Котлы Бүкәш

 

Шулай итеп түбәндәге нәтиҗәләрне күрергә була:

1 нче урынга Котлы Бүкәш мәктәбе ( җитәкчесе Гайфуллин И)

2 нче урынга Шомбыт мәктәбе(җитәкчесе Төхвәтуллин Р)

3 нче урынга Күгәрчен мәктәбе лаек булды(җитәкчесе Шәмсевәлиев Г)

Бәйгедә урын алучы баһадирларыбызга мактау кәгазьләре, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Егетләребезгә алга таба да уңышлар теләп калабыз. Татарча көрәш Олимпиада уеннарына да кертелсен иде һәм безнең татар егетләре дә үзләренең чын каһарманнар – чын батырлар икән­лекләрен шунда күрсәтерләр әле дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International