Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

        20 январьда  Гобәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Гиниятуллина Галимә Гиниятулла кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Солтан  авылы җирлеге Башлыгы  Сунгатуллин Рафис Равил улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International