23 июльдә Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сафина Гилембанат Сафиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйвасын башкаручы Шакирова Нурия Габдулла кызы, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән янгырады һәм истәлекле бүләк тапшырылды.