Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

   20 апрельдә  Саескан Тавы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Осипов Иван Василий     улын  90 яшьлек юбилее   белән котладылар.   Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль Башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Рашат Хәбри улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан, Олы Елга авыл җирлеге сәркатибе Сибгатуллин Галиәхмәт Әскәр улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International