Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында ТАССР әләмен хөрмәтләү

Республика районнары буенча ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен хөрмәтләү эстафетасы башланды. 2020 елның 12 августында ул Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районына җитте. Тантаналы чара Шумбут авылында район башлыгы И.Р. Таҗетдинов һәм спорт министры урынбасары И. З. Садриев катнашында узды. Традиция буенча Балык Бистәсе районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов Балык Бистәсе районы гербының рәсеме төшерелгән тактаны ныгытты.

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 августы, 09:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International