Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган төрки халыклары бәйрәме, игелек һәм дуслык бәйрәме. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Күгәрчен авылы мәдәният йортында "Хуш киләсең, Нәүрүз! "- дип исемләнгән бәйрәм булды. Анда бәйрәмнең хуҗабикәсе Нәүрүзбикә белән Кар кызы көч сынашты. Аларга укучылар үзләренең җитезлеге, белеме белән ярдәм итте . Уеннар уйнап алгач, тәмле коймактан авыз иттеләр.

2023 елның 29 марты, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International