Балаларны яклау көне-ул балаларның үзләре өчен бәйрәм генә түгел, ә барлык балалар да бәхетле, уңышлы үссен һәм яраткан эше белән шөгыльләнсен өчен, бала хокукларын яклау кирәклеге турында җәмгыятькә искәртү дә. Бүген, 2020 елның 1 июнендә, районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды. Тәрбиячеләр бу көнне бәйрәм атмосферасы тудырырга һәм балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр, ярышлар, күңелле конкурсларда сөендерергә тырыштылар. Һәр балалар бакчасында күңелле музыка яңгырады, балаларның кәефен күтәрделәр.