ТР Яшьләр министрлыгы һәм "Җәй" үзәге балалар ялын оештыруга багышланган кайнар линия эшли башлады

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

@minmol_rt һәм @rc_leto 2020 елда балалар ялын оештыруга багышланган кайнар линия эшли башлады. 8(843) 207-28-73 һәм 8(953) 999-10-56 номерларына шалтыратып, балаларны ташу үзенчәлегеннән алып, балалар лагерьларына юлламалар рәсмиләштерүгә кадәр җәйге сәламәтләндерү кампаниясе белән бәйле мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат алырга мөмкин. Кайнар линия белгечләре көн саен 8: 30дан 20: 00гә кадәр, төшке һәм ялларсыз эшли.

Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзор фаразлары буенча балалар сәламәтләндерү лагерьларында җәйге сезонны ачу 1 июльгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International