Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

     11 октябрьда Бәтке авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Щербакова Александра Степан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан,  Бәтке авылы җирлеге Башлыгы Динмухаметов Фәнис Мансур улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International