2020 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 66 бала: 35 малай, 31 кыз туу теркәлде. Аларның 16сы гаиләдә беренче, 23 бала - икенче, 19ы гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә сигез бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.
Яңа туган сабыйларга Инзил, Аяз, Оскар, Родион, Ибраһим, Матвей, Арам, Исида, Сабина, Дарья, Амелия, Мәдинә, Кира, Рамин, Дариан, Хәлил, Әмир, Фирзәр дип исем куштылар.
Иң яшь әнинең яше-19 яшь, иң өлкән әнигә-44 яшь, иң яшь әтигә-21 яшь, өлкән әтигә - 54 яшь.
Без барлык гаиләләрне бәхетле вакыйга белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телибез!