Балык Бистәсе районының өлкән кешеләрен вакцинациягә китерәләр

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

 Демография» милли проекты кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Әлеге чаралар расланган график нигезендә, «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә бүлеп бирелгән махсус автомобильне кулланып үткәрелә.

Агымдагы елның 15 октябреннән башлап 65 яшьтән өлкәнрәк 116 кеше вакцинация узды. Илкүләм проект чараларында катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар күрсәтелгән игътибардан һәм кайгыртудан канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International