Анатыш һәм Шиланка авылларында митинг узды

2022 елның 13 мае, җомга

Анатыш авылында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митингны  авыл җирлеге башлыгы Камил Кыям улы Җамалиев ачып җибәрде.

Традиция буенча, бәйрәмнең дәвамы булып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды.

Шулай ук Советлар Союзы Герое Сергеев Александр Тимофеевич һәйкәленә чәчәкләр куелды.

Сергеев Александр Тимофеевич 1916 елның 30 августында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Шиланка авылында туа. 1941 елның июленнән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында. 9 нчы гвардия кавалерия полкының эскадрон командиры (3 нче гвардия кавалерия дивизиясе, 2 нче гвардия кавалерия корпусы, 1 нче Белорус фронты) гвардия капитаны Сергеев Фюрстенвальде шәһәре (Берлинның көньяк өлешендә) өчен барган сугышларда  батырларча көрәшә. «Батырлык өчен» медале (1941 елның 5 ноябре), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944 елның 11 августы), Кызыл Байрак ордены (1945 елның 21 феврале), Ленин ордены (1945 елның 31 мае) белән бүләкләнә.

Шиланка авылында сугышта һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына авыл халкы һәм кунаклар җыелды.

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов исеменнән котлау сүзе белән Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Гүзәлия Баһаветдинова чыгыш ясады.

“Без-Бөек Җиңү варислары. Безнең бурыч -өлкән буынның лаеклы алмашы булу, Ватанны  ярату һәм аның турында кайгырту, кыйммәт бәягә яуланган казанышларны саклый  белү, халкыбызның батырлыгын хәтердә тоту, бу хәтерне йөрәк, вөҗдан һәм бурычыбыз кушуы буенча кадерләп саклау.  Шул вакытта гына без, чын мәгънәсендә Җиңү варислар дип аталырга  хаклы  булырбыз”.

 Шиланка авылында яшәүче Сергеева Анна Тимофеевнаның Җиңү темасына үз әсәрләре белән чыгыш ясавы матур традициягә әйләнде. Быел ул "Җиңү оныклары»дигән шигырен укыды.

 Авыл халкын Балык Бистәсе муниципаль районының тәрбиягә бала алган гаиләләрен берләштерүче «Балам-Багалма " клубы әгъзалары котлады. 2022 ел юбилей елы, 2017 елдан бирле, инде биш ел,   клуб әгъзалары әлеге торак пунктларда   Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашалар .

Бәйрәмнең дәвамы һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салу булды. Бер минут тынлык игълан ителде.

Митингның тантаналы өлешеннән соң Шиланка авылы халкы һәм Анатыш авыл җирлеге администрациясе традицион чәй табыны оештырдылар. Шиланка авылында яшәүчеләр һәм кунаклар ел саен Җиңү көнен зур бер гаилә кебек бәйрәм итәләр. Өлкән буын өстәл артында сугыш вакытындагы хатирәләре белән уртаклашалар, исемнәре мәңгеләштерелгән, җиңү өчен гомерләрен биргән авылдашларын искә алалар. Килгән кунаклар сәламнәрен тапшыралар, быелшундый хәбәр герой-шәһәр-Севастопольдән килеп иреште.

Бәйрәм  "Җиңү көне" җырын башкару һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International