Җылылык булмаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә ?

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

     Кулланучыларның җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен кабул итү, карау.

      Телдән, шул исәптән телефон аша мөрәҗәгатьләрне кабул итү көн саен, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә, ә ягу чорында-тәүлек буе башкарыла:

-Балык Бистәсе муниципаль районының  бердәм дежур - диспетчерлык хезмәте (алга таба-ЕДДС). Телефон: 8 (84361) 2-23-61,

- «Теплоэнергосервис» МУП җылылык белән тәэмин итүче оешма диспетчеры, телефон: 89083309546,

- район электр челтәрләре диспетчеры (подстанция), телефон 8 (84361) 21522,

- район газ-эксплуатация хезмәте диспетчеры, телефон 8 (84361) 22257,

Эш көннәрендә мөрәҗәгатьләрне язмача, шулай ук электрон почта яки факсимиль элемтә каналлары аша кабул итү  башкарыла:

-Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетында (алга таба – Башкарма комитет).

Башкарма комитетның урнашкан урыны: 422650, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе шәһәр тибындагы поселогы., Ленин ур., 48. Эш режимы: көн саен 07:00дән 19:30га кадәр; телефон: 8(84361) 2-21-13. Электрон почта адресы: balyk-bistage@tatar.ru.

      Кулланучы җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын бозу турында мөрәҗәгать биргәндә түбәндәгеләрне хәбәр итә: мөрәҗәгать итүченең Ф.И.О сы., адресы, элемтә өчен телефоны ( булганда), җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы бозыла торган адрес, бозылуның сәбәпләре (билгеле булса), идарәче компаниянең исеме (ИК) .

      Кулланучы шәхси мәгълүматларын хәбәр итүдән баш тарткан очракта, мөрәҗәгать яки гариза аноним санала һәм карап тикшерелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International