Су басу чоры алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге халык өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә::
🔸 территорияне чүп чардан җыештырырга;
🔸 ишегалды бәдрәфләрен чистартырга;
хуҗалык биналарын кирәкмәгән савыт, мебель, тузан белән чүпләмәскә;
алар биналардагы тишекләрне һәм ярыкларны төзәтергә, кимерүчеләрне юк итү буенча эшләр башкарырга ;
🔸 су коеларын капкачлар белән җиһазландырырга, кое бураларын төзек һәм чиста тотарга;
су һәм азык-төлекне ябык савытларда, кимерүчеләр кермәслек урыннарда сакларга;
🔸 шешәле су, саклау вакыты озын булган азык-төлек запасы ясарга, аларны мөмкин кадәр югарырак, су булмаган урыннарда урнаштырырга..
Су басу вакытында
🔹 эчү һәм пешерү өчен шешә яки кайнатылган су гына кулланыгыз,
🔹 су басу урыннарындагы чишмәләрдән су эчмәгез һәм хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен табигый сулыклардан су кулланмагыз,
🔹 су баскан ризыкларны кулланмагыз.
✔ ️ Бу күрсәтмәләрне үтәү сезне күп авырулардан саклаячак!