Чара программасында җирле "Беренчеләр Советы" командасын тәкъдим итү, аларның эшчәнлеге белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу булды.
Слетта катнашучылар Беренчеләр хәрәкәтенең юнәлешләре буенча квест-уен уздылар.
Әлеге чарада Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты. Ул хәрәкәтнең тотрыклы үсеш, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм социаль гаделлеккә кагылышлы барлык проектларны тормышка ашыру өчен зур потенциалы барлыгын билгеләп үтте.