Балык Бистәсе гаиләсе "Хәтер бакчасы " акциясендә катнашты

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

2024 елның 4 маенда   Балык Бистәсе майданында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер бакчасы» акциясе узды.
Акциядә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы, ветераннар, гаиләләр, волонтерлар, оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Акциягә өлкән буын кешеләре дә кушылды.
Үз агачларын Камил һәм Нурания Садреевлар утыртырга карар итәләр. Бу бик символик, чөнки нәкъ менә гаилә елында Садриевлар гаиләсе 55 ел никах тормышын билгеләп үтә. Юбилярлар утыртылган наратны һичшиксез карарга вәгъдә иттеләр.
"Авыл файдасына нәрсәдер эшләү, хәтта кечкенә агач утырту рәхәт, чөнки соңыннан ул үсәчәк һәм безне генә түгел, ә башка кешеләрне дә сөендерәчәк. Мондый акцияләр файдалы, чөнки кешеләр ниндидер идея белән берләшәләр, туган авыл, авыл урамнарына чыгалар, агачлар утырталар, чүп-чарны җыештыралар. Мондый акцияләр булсын, ә без аларга ярдәм итәрбез!- диде гаилә башлыгы Камил Исмәгыйль улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International