1 гыйнварда Бикчурай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гадрахманов Шәмсерахман Габдрахман улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан яңгырады һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.