Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында семинар булып үтте

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Балык Бистәсе “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбиячеләр, балалар бакчалары мөдирләре катнашында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга заманча уку эшчәнлеге аспектларын формалаштыру” темасына семинар булып үтте. 
Семинар эшенә керешер алдыннан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре буенча методисты Гүзәл Хәйретдинова кыскача гына бүгенге көндә бакчаларда алып барыла торган занятиеләрнең торышы, тәрбия эше хакында әйтеп узды. “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Нәбиуллина исә семинарның программасы белән таныштырды. Аннан кунаклар төркемнәргә бүленеп төрле чараларда катнаштылар, күргәзмә һәм мастер-класслар карадылар. 

Семинарның “Бәләкәч” балалар бакчасында узуы гаҗәп тә түгел. Аларның тәҗрибә уртаклашырдай, башка коллективларга үрнәк булырлык хезмәтләре шактый. Район күләмендә үткәрелгән бәйге-конкурсларда актив катнашалар. Быелгы “Созвездие-Йолдызлык-2018”дә биредә тәрбияләнүче балаларның чыгышлары уңышлы билгеләп үтелгән. Тынгысыз, үз эшчәнлекләрендәге эзләнүле хезмәтләре белән узган ел берничә тәрбияче Түбән Кама шәһәрендәге семинарда катнашып, Дипломга ия булган. Быел да музей эшләре буенча Тукай районына барып тәҗрибә уртаклашып кайтканнар, үз проектларын тәкъдим иткәннәр, шулай ук Диплом белән бүләкләнгәннәр. Һәр эшкә җитдилек, ныклы әзерлек белән керешкән “Бәләкәч” тәрбиячеләре бу семинарда да үз эшчәнлекләрен уңай яктан гына күрсәтә алдылар. Тәрбиячеләр Гөлфинә Таҗиева, Гөлназ Нәбиуллина, Эльмира Мөхәммәтшина кече, урта һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән танып-белү һәм физик үсеш буенча ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Гөлшат Кәримуллина дидактик уеннар күргәзмәсе белән таныштырып узды. Әлеге уеннарның занятие вакытларында кулланылачагына басым ясады. 

Логопед Лилия Закирова мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән йомшак һәм каты әйтелешле авазларны өйрәнделәр. Педагог-тәрбиячеләр Лилия Хаҗиева белән Лидия Сираҗиева исә иҗат эшләрен традицион булмаган ысул ярдәмендә мастер-класслар күрсәттеләр. Килгән кунаклар да биремнәр эшләделәр, шөгыльләрдә катнаштылар. Һәрбер чарадан соң тема буенча фикер алышулар булды, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде. 

Масловканың “Ягодка” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфирә Кәримуллина үз чыгышында мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы бәйләнешкә басым ясады. “Бәләкәч” бакчасы тәрбиячесе Фәридә Газизованың презентация проекты да күпләрне кызыксындырды. “Экология елы”на багышланган эшчәнлекнең дәвамлы булуын үз хезмәтендә инандырды ул. Балалар туфракка чәчелгән бәрхет чәчәге үсентесен гөл чүлмәкләренә күчереп утыртканнар, сулар сибеп тәрбияләгәннәр һәм 8 март бәйрәмендә әниләренә бүләк иткәннәр. Бу үзе үк матур тәрбияви алымнарның берсе. 
Семинар эшенә йомгак ясаган мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Хәйретдинова һәр чарага үз фикерен белдерде. “Балаларда сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, ана телен, табигатьне ярату һәм төрле дидактик уеннар ярдәмендә гореф-гадәтләрне яңарту эшчәнлеге занятие барышында ачык сиземләнде. Бүген тәрбиячеләрдән заман сулышын тоеп яшәү, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала икән, сез моңа ирештегез”,--диде ул, семинар эшчәнлегенә югары бәя биреп. 

Ахырда барлык балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсендә (“Сюжетно-ролевая игра”) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Беренче урынга “Бәләкәч” балалар бакчасы, икенче урынга “Березка”, өченче урынга ? балалар бакчасы коллективы лаек булды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International