1 апрель Күгәрчен авылында яшәүче Мингарипова Сәймә Шәрәфетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы да кушылды.