Хәзерге вакытта районыбыз авыл хуҗалыклары урып–җыюга әзерлек чаралары күрәләр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре 10 июльгә кадәр ашлык җыю комбайннарын әзерлек сызыгына куярга кирәклекне искәртә. Шулай ук ашлык саклау складларын төзекләндерү, дезинфекцияләүне, ашлык чистарту техникасын ремонтлауны да озакка сузарга ярамый. Ындыр табаклары территорияләре, үлчәү хуҗалыгы да якын көннәрдә тәртипкә китерелергә тиеш.