Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

    15 августта  Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гарипова Зәйтүнә Гәрәй кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы, Олы Әшнәк авыл җирлеге Башлыгы Хөснетдинова Резедә Әхәт кызы да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International