“Җәйге укулар–алтын маҗаралар” исемле җәйге программага нәтиҗәләр ясалды

2016 елның 15 октябре, шимбә

Балалар үзәк китапханәсендә “Җәйге укулар–алтын маҗаралар” исемле җәйге программага нәтиҗәләр ясадылар. 

Әлеге күңелле бәйрәмне Кама елгасы яр буендагы мәйданчыкта үткәрерд алар. Анда китапханәнең актив укучылары, бәйгенең җиңүчеләре килгән иде.  “Тугры дус”, “Китапханәгә иң күп йөрүче”, “Иң күп китап укучы”, “Әдәбият яратучы”, “Премьер-укучы”, “Чараларда иң актив катнашучы”, “Китапханәгә иң күп китап бүләк итүче” номинаңияләрендә Эльвира Кучумова, Диана Фиськова (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең 2В сыйныф укучысы), Яна Вотякова (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең 1Б сыйныф укучысы), Әдилә Хузина (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең 6Б сыйныф укучысы), Алена Ардатова (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең 6А сыйныф укучысы), Камилә Гәбдриева (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең 4А сыйныф укучысы), Эльвира Усманова, Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең 10А сыйныф укучысы) җиңү яулаган булганнар. Аларны котладылар, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International