Рус Әшнәге авылында Шәвәлиевләр гаиләсе гөрләтеп яши

2016 елның 15 октябре, шимбә
Заманалар авырлыгын сәбәп итеп бүген үз нарасыйларыннан баш тарткан затларны (авт.аларны ана дип әйтергә дә тел әйләнми) еш очратырга мөмкин.
 
  Бу тема турында инде күптәннән уйланып йөри идем. Шулай очраклы гына Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев белән әңгәмә вакытында, ул үз төбәкләрендә олы күңелле ана, күп балалы Шәвәлиевалар гаиләсе яшәве хакында сөйләде. Алар белән кызыксынуым артты һәм үзләре белән якыннанрак танышу ниятеннән шушы йортка юл тоттым. 
 Без килгәндә Сәлимә белән Габделәхәт бакчаларында чәчәк бәйләме җыю белән мәшгуль иделәр. 
-Берәр бәйрәм көтеләме әллә? - дигән соравыма хуҗабикә өстәлләрендә бервакытта да чәчәк букетларыннан өзелмәүләрен искәртте. Нарасыйлар күңелендә һәр үткән көн матур истәлеккә калсын өчен тырышалар икән алар. Биредә күптәннән инде балаларның туган көннәрен билгеләп үтү һәм яңа уку елы башлануы уңаеннан гаиләдә олы бәйрәм табыны оештыру күркәм гадәткә әйләнгән. Билгеле,  бүгенгесе көнне Казан шәһәрендә укучы һәм яшәүче тәрбиягә алган балалары Лариса, Диана, Сабина, Римма, Елена да авылга төп йортларына ял-бәйрәмнәргә кайтканда барысы да бергәләшеп мул табын артында җыелышалар.         
(Ахыры. Башы 1 биттә).
Мондый вакытта һәммәсенә үзләренең яраткан ризыкларын әзерләргә тырыша әниләре.  Алар бер-берсе белән аралашып дус яшиләр. Бүгенгесе көнне хәрби хезмәттәге уллары Руслан Акимов белән дә  тыгыз элемтәдә торалар. Әле күптән түгел генә  зур гаиләдә куанычлы вакыйга кичергәннәр, Русланны хәрби хезмәтеннән чакырып кайтарып Түбән Кама шәһәрендә аңа (түгәрәк ятим буларак) яңа фатир ачкычы тапшырганнар. Егет хөкүмәтебезнең бу кайгыртуына нык сөенгән, әти-әнисенә рәхмәтен белдереп янәдән илебез иминлеге сагына китеп барган. 
 Шәвәлиевләр гаиләсе барлыгы 13 баланы опекага һәм тәрбиягә алганнар. Бүгенгесе көнне яннарында 7 балалары калган. Әйтүләренә караганда, аларның барысы да эшсөючән, тәртипле һәм  тырышлар. 
Өйдә күп нәрсәне кечкенәдән бергәләшеп башкарырга гадәтләнгәннәр. Шәхси хуҗалыкларында үз гаиләләре өчен кош-корт, каз-үрдәкләр һәм берничә баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Малларга  печән әзерләү, җиләк-җимеш, гөмбә җыю, кайнатмалар эшләүдә дә барысы да теләп катнаша, балалар шулай эш тәртибенә өйрәнеп үсәләр. Укуларында да сынатмыйлар алар, спорт белән шөгыльләнәләр, җәмәгать эшләрендә дә активлар. Җәйге ялларын да файдалы итеп үткәрә беләләр. Елның-елында үз кызыксынуларын искә алып төрле сәләмәтләндерү һәм ял лагерьларына җибәрәләр үзләрен. Быел да әнә Гөлгенә белән Настя  үз күңелләре тарткан лагерьларда саләмәтлекләрен ныгытканнар. Булатны шактый зур күләмдә акча түләп Анапага озатканнар. Тагын бер күркәм гадәтләрен әйтеп үтү урынлы булыр, беренче көннән үк балага алар үз фикерләрен тагарга тырышмыйлар. Кайсысы нинди һөнәрне үз итә, шул юлдан китәләр. Бу эштә, билгеле инде, өлкәннәр зур ярдәм күрсәтәләр. Бүген хәрби хезмәттәге Руслан, үз уллары Радик үрнәгендә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укып  юридик белем алган. Әнә Римманы  да теләген искә алып  Спас районының Болгар шәһәрендә пешекче белгечлегенә укытканнар. Ара ерак  дип тормаганнар, һәр ай саен диярлек аны ялларда-бәйрәмнәрдә алып кайтып йөргәннәр. Узган ел 18 яше тулганлыктан  ул гаиләсенә, әнисе янына кайтарылган.
Сәлимә белән Габделәхәтнең бу авылга күченеп яшәүләренә 40 ел тулган. Сәлимә районыбызның Мәм. Каз. Чаллы авылында туып үссә, Габделәхәт Күрше Лаеш районының Кече Елга авылыннан, икесе дә кече яшьтән тормыш кыенлыкларын кичереп үскәннәр. Сәлимәгә ике яшь тулганда әтисез калган. Тормыш йөген алар әнисе Сәйдә апа белән бергә җигелеп тартканнәр. Ятимлек ачысын нык татыганга сабыйларына да һәрвакыт назлап эндәшә, ачуы килгәндә дә авыр сүзләр әйтүдән тыелып калырга тырыша. Тәрбиягә балалар алырга уйлаулары да ничектер көтмәгәндә килеп чыккан.  Гаиләләрендә бер малай үстергәннәр (бүген инде ул үз гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, ике бала  үстерәләр). Үзвакытында алар улларының миңа үзем кебек сеңел кирәк дигән үтенечен истә тотып тәрбиягә  бала алырга булганнар. Бу хакта элеккеге район опека бүлеге мөдире Валентина Людкова белән киңәшләшеп олы һәм гаять җаваплы эшкә алынырга ниятләгәннәр. Алдан тәкъдим ителгән күп вариантларны барлап чыкканнан соң, Людкова киңәше белән  тәвәккәлләп 1997 елның июлендә бергәләшеп Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына барып, бер кыз бала алып кайтканнар. Аннары аңа иптәш кирәклеген ишетеп янә гаиләләрен үстергәннәр. Һәр гаиләдәге кебек биредә дә үзләренең эчке кагыйдәләре,  язылмаган кануннары, үз уставлары бар. Аны берәүнең дә бозарга хокукы юк. Гаилә тарихында әлегә тәртип бозуның җитди очраклары булмаган. Сабыйлар күп нәрсәне өлкәннәрдән күреп, аларга охшарга теләп, уңай  гамәлләргә өйрәнеп, җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәр ияләре булып үсәләр. Евгений белән Гөлгенә бүгенгесе көнне районыбыз агротехникумында белем алалар. Булат белән Настя 9-8 нче, Маша белән Настя 4-5 сыйныфларда укыйлар. Ә менә төпчекләре Ксюшага әлегә 7 яшь кенә. Киләсе елга мәктәпкә укырга кертергә планлаштырганлыктан, башлангыч әзерлек чаралары үтү өчен аны балалар бакчасына йөртергә исәп итәләр. Авылда бүген  мондый бакча булмаганлыктан, сабыйны Балык Бистәсенә яисә Олы Елгага йөртергә туры киләчәк диләр Шәвәлиевләр. 
- Тагын инде күп мәшәкать Габделәхәт җилкәсенә төшәчәк, - дип тә үз борчылуын белдерде Сәлимә. Олы гаиләнең төп булышчысы, ярдәмчесе ул. Габделәхәт “булмый”  дисә мин бер үзем генә мондый җитди адымга бармас идем.  Шуның өстенә әле Казан шәһәренә дә йөреп яши.  Ул эштә булганда билгеле инде такси чакыртып йөртерергә туры киләчәк,- ди  хуҗабикә. 
Алар әнә шулай үзара күз карашыннан аңлашып, авылда күпләрне сокландырып бик матур гомер кичерәләр. Еш кына район һәм республикакүләм чараларда да катнашалар. Болай да язмыш тарафыннан кимсетелгән балалар кыенсынып үсмәсен өчен тырышалар алар. Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиев районыбызда олы эшкә нигез салучы буларак, бу олы йөрәкле ана – Сәлимә Шәвәлиевага 2007 елда Пирамида күңел ачу үзәгендә үзенең Рәхмәт хатын тапшырган булган. Узган ел әле алар  “Туган йорт җылысы” дигән республика фестивалендә катнашып призлы урын яулап кайтканнар. Настя “Могҗиза бала“ исемле конкурста җиңүче булган. Гаиләдә әнә шундый сәләтле балалар күп булуы, мөгаен, тәрбиянең югары  дәрәҗәгә куелуын күрсәтәдер дә. 
- Мондый олы гаилә чараларында барыбыз бергәләп, активрак та катнашыр идек тә бит, тик  үзебезнең җиңел машинага сыймыйбыз шул,- диләр алар уенын-чынын кушып. 
Гомумән алганда олы йөрәкле, киң күңелле ананы һәм кайгыртучан атаны күреп мин ятим балаларның бүгенге  тормышлары, ышанычлы киләчәкләре өчен сөенеп кайттым. Аларны, чын мәгънәсендә, күпләргә үрнәк итеп куярга һәм “Бүгенге көн геройлары” дип атарга мөмкин.
 
 
           Идрис Аметов.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International