Күгәрченлеләр активлык күрсәтте

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Соңгы вакытларда “Бердәм Россия” сәяси партиясе региональ бүлегенең “күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәсе” урыннарда граҗданнар белән очрашулар үткәрүе  күпләрдә канәгатьлек хисләре уятты.

Күптән түгел генә алар район үзәге һәм Олы Елга авыллары халкы белән аралашкан иделәр. Ә менә кичә районыбызның иң эре торак пунктларыннан исәпләнгән Күгәрчен һәм Котлы Бөкәш авыллары кешеләре белән очраштылар. Күгәрченлеләр аеруча зур активлык күрсәттеләр. Сәяси партиянең район бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лидия Касимова белән республика җәмәгать кабул итү бүлеге хезмәткәре Алсу Гиззәтуллина авыл кешеләренең сорауларын теркәп бардылар. Берәү авыл эчендәге урамнарга вак таш түшәү мәсьәләсен күтәрсә, икенчесе авылга “Чиста су”программасын кертүне тизләтүне сорадылар. Мәдәният йортын капиталь ремонтлауда һәм фельдшер-акушерлык пунктын заман техникасы-компьютер белән җиһазлап интернет тоташтыруда ярдәм күрсәтүләрен сораучылар да булды. Шулай итеп күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәсендә берничә сәгать вакыт эчендә дистәдән артык кеше булды. Республикабыз кунаклары да бу хәлгә сөенеп “активлык бар күгәрченлеләрдә” диештеләр. Бу сокланулары белән әллә күз тидерделәр инде, Котлы Бөкәштә җитди проблемалы сораулар белән килүчеләр булмады. Бары тик берничә кеше генә килеп телдән  киңәш сорадылар. Киләчәктә мондый очрашу 11 сентябрьдә Яңа Арыш авылы халкы белән көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International